Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

Фольклор "Тарих эзләреннән"

Безнең Кәче белән Кишмәт авыллары арасында (авылдан 2-3 чакрымда), Казансу елгасы буендагы Шамгал тавы итәгендә “Хәсәншәех” дигән изге җир бар. Гарәбстан тарафыннан килеп, безнең яклардагы халыкны ислам диненә дәгъвәт кылып йөргән ике кешенең берсе әлеге тау итәгендә вафат булып, шунда ук җирләнгән, диләр иде бабаларыбыз.

Кәчедә электән калган бер йола бар. Авылдашларыбыз ел саен җәй башында халыктан акча җыеп изге урын – Хәсәншәехтә нәфел намазы укып, корбан чалалар. Ул көнне авылның бөтен халкы бу урынга җыела. Бу йола хәтта совет чорында да онытылмады. Хәсән шәех турындагы риваятьнең бабайлар хәтеренә сеңеп, буыннан – буынга сөйләнә килүе һәм кәчелеләрнең әлеге тарихи урын белән рухи бәйлелекне тоеп, әрвахларны хөрмәт белән искә алулары безнең авылның Болгар дәүләте чорында ук булуына ишарә түгелмени?