Күчмә утырыш
Район иҗтимагый советының җитәкчесе Надия Равил кызы Мифтахетдинова җитәкчелегендә Кәче авыл җирлегендә күчмә утырыш булды.Совет әгьзалары Чулпан фельдшер-акушерлык пункты, Чулпан клубы, Якты Көн авылындагы Радик Бариев крестьян-фермер хуҗалыгында (кошчылык), Якты Көн клубында, Кәче мәчетендә, балалар бакчасында һәм мәктәбендә булдылар. Аларның эшләре белән якыннан танышып чыктылар.