Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

Якты-көн авылында гомер итүче Фазылҗановлар гаиләсен 55 ел гомер итүләре белән котлау

Якты-көн авылында  гомер итүче Әнвәр абый һәм Фәридә апа элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер сукмактан атлап, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшиләр.
Әнвәр абый белән Фәридә апай 1968 нче елны икәү бергә тормыш корып җибәргәннәр. Шул гомер эчендә ни генә кичермәгән бу ике җан. 55 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып өч бала дөньяга килгән. Өчесенә дә яхшы тәрбия һәм белем биреп, зур тормышка аяк бастырганнар. Авыл тормышы җиңел булмагандыр, ләкин алар беркайчан да зарлануны белмәгәннәр. Һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшиләр.
Без, үз чиратыбызда Якты-көн авылының хөрмәткә лаек кешеләрен матур даталары белән котлыйбыз. Гаиләгез имин-тыныч булсын, бер-берегезнең кадерен белеп яшәгез!