Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

"Туган якның батыр уллары"

Махсус хәрби хезмәткә алынып ,ялга кайткан егетебез Гобәев Рәмис Рамил улы авылыбызның яшьләре белән очрашты,Рәмис яшьләргә хәрби зонадагы барган хезмәте турында сөйләде.Яшьләр аны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Рәмис яшьләргә армиядә хезмәт итү кирәклеге ,Ватанга мәхәббәт,үзхалкы алдында хезмәт итү бурычын  үтәү турында сөйләде.Очрашу кичәбез моңлы җырлар ,матур шигырьләр белән үрелеп барылды.Чара ахырында Рәмискә очрашуга килгән өчен рәхмәтебезне белдердек һәм истәлеккә фотога төштек,исән-сау туган якка әйләнеп кайтуын теләп калдык.