Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Рисуем Победу!

Китапханә укучылары «Рисуем Победу!»  Бөтенроссия патриотик акциясендә, «Балалар сәнгать иҗаты" номинациясендә катнаштылар. Балалар бөтен дөньяга үз геройларын хәтерләүләрен, Икенче бөтендөнья сугышында кем җиңгәнен, дөньяны фашизмнан кем коткарганын ачык белүләрен белдерделәр. Күп кенә эшләр Безнең заман геройларына, ил суверенитетын яклауга баскан Россия армиясе сугышчыларына багышланган. Эшләр акция сайты аша дистанцион форматта йөкләнде( www.risuem-pobedu.ru). Акциядә катнашкан һәр балага дипломнар бирелде . ә китапханәче Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.