Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Символ мужества – Сталинград»

Бөек Ватан сугышының мөһим даталарының берсе – Сталинград сугышы хакында интерактив дәрес үткәрелде. Чарада сугышның мөһим чорлары, аның тарихи әһәмияте, Сталинградны саклаучыларның бөек батырлыклары турында сүз барды. Китап күргәзмәсендә Сталинград сугышына багышланган документаль һәм нәфис әдәбият тәкъдим ителде. Чара ахырында балалар «Сталинград сугышы» интерактив уенда катнаштылар һәм бу сугыш турында белемнәрен ныгыттылар. Әлеге чара Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне киңәйтүгә, сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.