Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Пишем про экологию» = Экология турында язабыз»

Китапханә укучылар арасында «Пишем про экологию» = Экология турында язабыз» дип аталган әдәби конкурс игълан иткән иде. Конкурста катнашучылар Экология һәм планетабызны саклау темасына шигырьләр, хикәяләр, эсселар тәкъдим иттеләр. Конкурста өлкәннәр дә, балалар да катнашты. Конкурсның максаты: талантлы авторларны экологик проблемаларны хәл итүгә җәлеп итү. Катнашучылар тәкъдим иткән әсәрләр китапханәнең «В Контакте» социаль челтәрендәге битендә урнаштырылып барылды. Тәкъдим ителгән әсәрләрнең тематикасы табигатьне һәм аны саклауны, табигатебезгә кешеләрнең карашын яктырта. Шушы әсәрләр аша, алар укучыларга, аеруча балаларга табигатьне саклауның мөһимлеген күрсәтәләр.

Бүген, 15 апрельдә -Экологик белем көнендә конкурсның нәтиҗәләрен игълан итәбез.

Балалар арасында 1 урында - Югары Пошалым башлангыч мәктәбе укучысы Рахимҗанов Ранил;

2 урында - Югары Пошалым башлангыч мәктәбе укучысы - Ходжаев Ахмад.

Өлкәннәр арасында 1 урында - Югары Пошалым авылыннан - Шарафиев Ренат Минзөфәр улы;

2 урында - Югары Бирәзә авылыннан Филсинә Корбангалиева.

Җиңүчеләр диплом һәм балалар язучысы Йолдыз Шарапованың автографы белән китаплар белән бүләкләнә. Җиңүчеләрне котлыйбыз!