Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Һәйкәлләрнең җаны таш түгел...

Ел дәвамында китапханәдә Түбән Пошалым авылыннан Бөек Ватан сугышы чорында тылда эшләгән хатын-кызларның тулы исемлеген туплау буенча эш алып барылды. Шушы хезмәтнең нәтиҗәсе - Түбән Пошалым авылында Бөек Ватан сугышы чорында тылда эшләгән әниләребезгә, хатын-кызлар истәлегенә һәйкәл ачылу тантанасы үтте. Бу һәйкәлне ачуның инициаторы авылдашыбыз Зөлфирә Фәсхи кызы Камалова, һәйкәлне ясау өчен акчалата ярдәмне Мансур Нәкыйп улы Хафизов бирде.

Тантанадан соң клубта җыелып алдагы елга планнар кордык, үткән елга нәтиҗә ясадык.