Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Ак калфакта – кич утыру

"Ак калфак" оешмасына йөрүче хатын - кызлар белән чираттагы очрашу узды. Алар белән каз каурыеннан май канаты ясарга өйрәндек. Шул арада күңелле итеп, гөрләшеп, шаян сүзләр, табышмаклар әйтештек.  Бик матур, үзенчәлекле бүләк булды үзебезгә бәйрәмгә. Алдагы елга планнар кордык, яңалыклар белән уртаклаштык. Гармунчы кызыбыз Сания Габдрахмановага кушылып халкыбызның матур җырларын җырладык.  Бик күп еллар дәвамында хатын - кызларыбыз камыр ашлары пешергәндә нәкъ менә шушы каз канатыннан ясаган "майлагычны" камырны майлау яки су тидерү өчен кулланган. Зыянсыз, табигый материалдан эшләнгән, әле үзе матур да. Әзер май канатларын катнашучыларның үзләренә үк бүләк итеп биреп тә җибәрдек.