Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Сынмадык- сыгылмадык, сыналдык - сынатмадык!

Әдәби кичә инвалидлар декадасы уңаеннан оештырылган иде. Безнең тирә – ягыбызда сәламәтлекләре начар булуга карамастан, күңелләрен төшермичә иҗат иткән, спортта, тормышта зур уңышларга ирешкән кешеләр барлыгы турында искә төшерергә уйладык. «Күтәрик егылган гөлләрне, матурлык калмасын басылып» исеме астында күргәзмә төзелеп, анда мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, бик матур әсәсрләр иҗат иткән татар язучыларының китаплары урын алды. Фәнис Яруллин, гакыйл Сәгыйров, Раушания Арсланова  иҗат иткән шигырьләрне укыдык. Кешелеклелек, үзара ярдәмләшү кебек сыйфатларны онытмый, тирә – ягыбыздагы кешеләргә игътибарлы булу турында сөйләштек.