Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Әнкәйләргә мәхәббәтле, мәрхәмәтле булыйк без...»

Әниләр көне уңаеннан мәдәният йорты белән берлектә әдәби музыкаль кичә үтте. Кичәдә ир – егетләребез башкаруында әниләргә багышланган матур җырлар, шигырьләр яңгырады. Бәйрәмгә килгән тамашачылар конкурсларда катнашып, әниләребезгә багышланган табышмакларны, мәкальләрне искә төшерделәр, балаларына сөйләгән әкиятләрне искә төшереп, аларны сәхнәләштерүдә катнаштылар. Катнашучылар игътибарына «Сезнең өчен, хатын - кызлар!»  дип аталган, вакытлы матбугатка багышланган күргәзмә тәкъдим ителде. Авылыбызның ветераннар Советы рәисе Р. Ш. Кәлимуллина үзенең изге теләкләрен җиткезде. Бәйрәм кичәсе башка бәйрәмнәргә охшаш булса да, анда бары тик ир – егетләребез генә катнашуы белән отышлы булды. Гаиләдә әни кешенең, хатын – кызның кадерен, хөрмәтен егетләр тарафыннан азсызыклануы кичәнең тәэсирен арттыра.