Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Китаплы гаилә – бәхетле гаилә

 Бу көнне без китап, китапханә, аның таләпләре турында сөйләштек. Китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштык, шигырьләрен укыдык, яңа китаплардагы табышмаклар иленә сәяхәт ясадык. Китапханәче балаларга китапларның язылу тарихын, рәсемнәр ярдәмендә борынгы китапларның  ничек басылуын аңлатты. Балалар кулъязма һәм басма китапларның бер берсеннән ничек аерылуын сөйләделәр.

   Шулай ук китаплар турындагы викторина сорауларына да балалар бик теләп җавап бирделәр. Соңыннан балалар һәм әти - әниләр “Татар баласы укырга тиеш 100 китап” дип аталган күргәзмә белән таныштылар.