Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

В гостях журналист из Турции.

В нашей Верхнекорсинской библиотеке побывали в гостях гости из Турции.
Кадрия ханум родом из Средней Корсы сейчас живет и работает в Турции журналистом телерадиовещаний. Её программы посвящены татарским религиозным деятелям, которые известны как в России, так и за ее пределами, особенно в Турции. Это Курсави, Марджани, итд.
Много интересного мы узнали из ее уст и со слов ее мужа Рамазана эфенди (имама мечети в Анкаре).
Немного из интервью Кадрии ханум в газете, "АВЫРМАС ӨЧЕН" (корреспондент Мунира Сафина)
Кадрия МЕЙВАЖЫ:
“Төркиядә туйлар берничә көн дәвам итә:
мөнәҗәтләр әйтәләр, Коръән укыйлар”
Язмыш җилләре адәм баласын әллә кайларга илтә дә куя.
Татарстанның Арча районында, күренекле мәгърифәтче-галим
Габденнасыйр Курсави чыккан Курса авылында туып-үскән
татар кызы Кадрия Абдуллина-Мейважы да бүгенге көндә
Төркиянең Әнкара шәһәрендә гомер кичерә.
– Кадрия, син ни сәбәпле, кайчан Төркиягә китеп яши башладың?
– Татар халкында “Һәр кешенең язмышы маңгаена язылган”
дигән ышану яшәп килә. “Маңгайга язылган язмышны тир белән
дә сыпырып төшереп булмый” дигән әйтем дә бар. Дин буенча да,
“Кешенең язмышы тәкъдир тактасына язылган” диелә. Әнә шулай,
2007 елның маенда язмышым мине Төркиянең Әнкара шәһәренә
алып килде. Тормышымда яңа сәхифә башланды.Танышуыбызга
гаилә дусларыбыз – Хакан бәй белән аның тормыш иптәше, минем
якташым Гөлгенә ханым сәбәпче булдылар. Шулай итеп, һич уйла-
маганда, Ходай безне бер-беребезгә насыйп итте.
– Туган ил, үскән җир, анда иң якын кешеләрең калган. Са-
гынганда тиз генә кайтып килә торган түгел. Баштарак кыен
булгандыр. Ничек түздең?
– Булгандыр инде... Чит ил, чит кагыйдәләр, чит кешеләр, ят аш-су
ризыклары... Һәр нәрсәнең авырлыгы да, җиңеллеге дә була торгандыр.
Туган илдән аерылып китү, якыннарыңның синең янда булмавы – сабыр-
лык, таяну көче таләп итә торган нәрсә. Аллага шөкерләр булсын, Аның
ярдәме белән мин барысына да акрынлап ияләндем. Тормышымда,
янымда мине аңлаган, миңа кыйммәт бирүче акыллы кешенең терәк
булуы бөтен авырлыкларны җиңәргә көч-куәт бирде. Мин Ходай биргән
язмышыма бик рәхмәтлемен. Әлхәмдүлилләһ!
– Әти-әниләрең төрек егете белән кушылуыңа каршы килмәдеме?
– Юк, каршы килмәделәр. Әмма эчләрендә курку хисе булгандыр
дип уйлыйм. Аллага шөкер, якыннан танышкач, аларда ул хисләр
юк булды. Әнием башта ук миңа: “Кызым, синең үз башың, акылың
бар, үзең яхшылап уйла. Без каршы түгел”, – диде. Әти-әнием,
туганнарым, дусларым иремне бик яраталар һәм хөрмәт итәләр.
Ул да безнең якларны бик яратты.
– Кияү ягы сине ничек кабул итте?
– “Татар кызы”н бик җылы каршы алдылар. Аларның баштан ук
татарлар хакында уңай, җылы фикерләре бар иде. Барысы да мине
үз итте, яратты. Аллага шөкер, әле дә шулай дәвам итә.
– Кияү каршылау, килен төшерү йолалары үтәлдеме? Төркиядә
“килен төшерү” ничек була икән, беләсе иде...
– Әйе, ул йолалар үтәлде. Тамырларыбыз бер булганга, ул кадәр
аерма юк дисәм дә, кайбер гореф-гадәтләре нык аерыла. Туйлар
берничә көн дәвам итә, туй алды берничә этаптан тора. Башта гаилә
белән танышу, аннан соң кыз сорау, нишан – сүз бирешү, ярәшү,
дини никах һәм рәсми никах. Татарстандагы кебек киленне мендәр
өстенә бастырып, бал-май каптыру юк, әлбәттә. Дини туйлар махсус
ресторан-салоннарда уза. Мөнәҗәтләр көйлиләр, Коръән укыйлар.
Ир-атлар аерым, хатын-кызлар аерым салоннарда утырып, туй
мәҗлесе үткәрәләр. Әлбәттә, җырлы-биюле туйлар да уздырыла.
Кемгә нинди туй үткәрәсен һәр гаилә үзе сайлый. Гадәттә, туйларда
киленгә алтын бүләк ителә.
– Килен булып төшкәндә төрекчә
“сукалый” идеңме?
– Юк, белми идем, акрынлап өйрәндем.
Кайбер төрек сүзләре татар сүзенә охшаш
булгач, бераз аңлый идем. Исәнмесез,
хәлләрегез ничек, рәхмәт... Шушы өч
сүздән башканы белми идем. Ләкин бу
мине куркытмады, бер-береңне аңласаң,
тел белмәү проблема түгел дип уйлыйм.
– Кияүнең туганнары сине башта ук
яраттымы?
– Иремнең сөйләве буенча “бик ошат-
каннар”. Әле дә, җитез, ачык йөзле, уңган
булуым хакында әйтеп, гел мине мактап то-
ралар. Рәхмәт аларга! Сер түгел, төрекләр
татарларны яраталар.
– Үземне “кымтырыклап” торган со­­￾рауны бирми кала алмыйм. Син – китап￾ларда язылганча, итагатьле, мөлаем,
әдәпле, йөзеннән нур сибелеп торган
бик чибәр татар кызы. Татар егетләре￾нең күзләренә “ботак үскән” булдымы
икәнни? Шундый кызны читкә җибәрмәс￾ләр иде! Әллә син егетләрне “елатып”
калдырдыңмы?
– Рәхмәтемне һәм хөрмәтемне бел￾дерәм сезгә, мине шундый күркәм кеше
итеп күрүегезгә! Аллага шөкер, елап
калучы да, мине елатучы да булмады. Үз
насыйбым Төркиядә булган бит!
– Чит илдә яши башлавыңның берен-
че көнен хәтерлисеңме?
– Бик хәтерләмим. Фәкать, бик көчле
дулкынлану хисләре эчендә булганымны
гына әйтә алам.
– Әле дә сагындырамы?
– Туган илеңне, Ватаныңны, якын￾нарыңны сагыну, аларга омтылу хисе
булмаса, мин каты бәгырьле кеше булыр
идем. Сагыну хисе һәрчак булачактыр.
Туган җирем коры чүл уртасы булса да,
минем өчен бик кадерле булыр иде. Туган
җиренә, туган туфрагына аяк басканда, кем
генә булмасын, йөрәге кысылып, сыкрап
куядыр дип уйлыйм. Хәзер заманалар
башка, сагынганда телефон, ватсап кебек,
сөйләшеп-хәл сорашып алу юллары бар,
Аллага шөкер!
– “Татарлыгың” чыгып бетмәдеме
әле? Татарстан белән горурлануың
ихласмы?
– “Татарлыгым” һичберкайчан чыкмая-
чак! Мин татар булып тудым, татар булып
яшим, бу якты дөньядан да татар булып
китәрмен. Хәерле, саулыклы, бәрәкәтле,
тигез гомер насыйп итсен, иншалла! Мин
үземнең татар булуым белән дә, туган
җирем, газиз Ватаным – Татарстаным
белән дә ихлас горурланам.
– Авылга кайткач, улыңны җитәкләп,
ирең белән урамнарны буйлыйсыңмы?
Ирең, улың татарча сөйләшәме? Син
төрекчә беләсеңме?
– Аллага шөкер, туган авылым урам-
нарын буйладык. Улым татарча матур
сөйләшә, иптәшем татарча аз белә, әмма
аңлый. Төркиядә яшәгәч, мин мәҗбүри
төрек телен өйрәндем, хәзер төрекчә иркен
сөйләшәм, Аллага шөкер! Төрек теле – бай
тел. Аны өйрәнү максатында курсларга
йөрдем. Дини белем алу өчен дә Коръән
курсларына язылдым. Әле дә төрек телен
камилләштерү, баету өстендә эшлим.
– Еш кына телеэкраннар аша, чит ил
кешесенә кияүгә чыккан кызларның
кыйналып яшәүләрен күрсәтәләр. Төрек
егетенә чыкканнарын кол итеп тоталар дип
сөйлиләр. Бу дөреслеккә туры киләме?
– Мондый куркыныч язмышка юлыккан
кызларны күргәнем дә, ишеткәнем дә юк,
Аллага шөкер!
– Үзең кебек татар кызлары бармы,
аралашасызмы?
– Әйе, татар кызлары бар. Арча, Сарман,
Кукмара кызлары... Вакытыбыз булганда
очрашкалыйбыз. Әле күптән түгел генә.
иремнең әнисе – каенанам вафат булды.
Кайгыбызны уртаклашырга, хәл белергә дус
татар кызлары гаиләләре белән килделәр,
телефон аша да хәл белешүче күп булды.
– Хатын-кызлар ни белән шөгыль￾ләнә?
– Әнкарадагы дус татар кызларым бар
да дәүләт эшендә эшли. Мин үзем дә,
татар һәм төрек милләтенең зыялылары,
күренекле шәхесләре турында, төрле
чыганаклардан файдаланып, Әнкарадагы
“Төркия авазы” радиосына мәкаләләр
язам. Төркиядә күпчелек ханымнар “өй
ханымнары”. Алар йорт, бала тәрбияләү
белән шөгыльләнә. Иртән баласын
мәктәпкә, ирен эшкә озатканнан соң, өйнең
чисталыгын-пөхтәлеген кайгырталар. Бер-
берләренә кунакка барып, чәй-каһвә эчеп,
гәпләшеп алырга мөмкиннәр. Төрек ханым-
нары өйләрен карап, бизәп кенә торалар,
матур йорт җиһазлары алырга, савыт-са-
баны гел яңартып торырга ярата. Төркиядә
өйләр бик киң, дүрт-биш бүлмәле. Гомумән,
монда хатын-кызның тормышы артык
мәшәкатьле түгел. Хатын-кыз өй эчен төз
тота, чистарта, пешерә-төшерә... Калган
эшләр ир-ат җилкәсендә.
– Синеңчә, хатын-кыз бәхете ни ул?
– Саулыгың, ныклы гаиләң булу. Якын￾нарыңның исән, сау-сәламәт булулары.
Тормышны яратып, шөкер итеп яши белү.
Якын кешеләребезне яратып, бер-береңне
кичереп, үпкәләрне онытып, башкаларны
үпкәләтми яшәү – бәхетле булуның ниге-
зедер дип уйлыйм. Бер-береңә иңне куеп,
шатлыкта да, кайгыда да гел бергә булып,
олы хисләрне вакламыйча, тормыш юлын-
нан уңышлы атлап та бәхетле булырга
мөмкин. “Бәхет” төшенчәсен һәркем үзенчә
аңлый бит. Әйтәсе килгән сүзем шул:
илләрдә һәм өйләрдә тынычлык, татулык
хөкем сөрсен иде. Сугышлар булмасын,
балалар ятим калмасын! Моннан да зур
бәхет булырмы икән?
– Язмыш, дибез...
–Язмыш... Язмыштан узмыш юк, дияргә
яратабыз. Кайбер очракта язмышның
ничек язылуына үзебез дә катнашкан
булып чыгабыз. Ислам кануннары буенча,
кеше күпмедер күләмдә үз язмышын үзе
билгели. Ә мин, Аллага шөкер, язмышыма
рәхмәтлемен.
– Төркиядә медицина нинди хәлдә?
– Бары шуны гына әйтәм, Татарстанга
караганда өстенрәк.
– Пенсиягә чыгу ничек?
– Ирләр 65 яшен тутырганнан соң
чыга. 25 ел стаж кирәк. Ул хакта башка
мәгълүматым юк.
– Төркиядән товар ташыйлар. Анда
туннар арзан диләр...
– Төркиядә, Татарстандагы кебек, туннар
кияргә яратмыйлар. Арзанмы-кыйбатмы,
һич кызыксынганым юк шул.
Җиләк-җимеш, яшелчә бик күп җитешә
монда, кунакка килегез!
– Рәхмәт, Кадрия! Аллаһ насыйп итсен!