Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

Нәүрүз бәйрәме

21нче мартта Урта-Курса мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме үтте.
Нәүрүз - халыкның кышны озатуы, язны каршылау бәйрәме. Бу бәйрәм борынгыдан ук килгән. Нәүрүз бәйрәме хәзер дә бәйрәм ителә, бу көнне балалар йорттан йортка кереп, Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләгәннәр. Хуҗалар исә, ботка өчен ярма, йомырка, май биргән.
Бәйрәм үз төсен алды. Укучылар җырлады, яз айларын сөенеп көтеп алуларын белдерде. Яз айлары да ялындырмады, дәртле биюләрен бүләк итте. Әмма Кыш бабай чыгып, үзенең урынын язга – Нәүрүзбикәгә бирергә теләмәвен әйтте. Кыш белән яз көч сынашты. Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай әйлән-бәйлән уйнадылар. Кыш бабай үзенең җиңелүен аңлады. Һәркемгә изге теләкләрен җиткереп, китеп барды. Укучылар уйнадылар, бергәләп җырладылар. Бәйрәмгә килгән һәр кеше ял итте, канәгать булып калды.