Центральная детская библиотека
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024b/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422060 РТ, Сабинский район, пгт.Богатые Сабы, ул.З.Юсупова, д.47

"Безнең еллар – безнең байлык"

12 октябрь көнне Саба үзәк китапханәсенең уку залында китапханә каршында эшләп килүче "Өлкәннәр” клубы әгъзалары өчен "Безнең еллар – безнең байлык" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм чәй өстәле артында матурдан-матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, уеннар белән үрелеп барды. Чара ахырында китапханәләр системасы директоры  Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең матур теләкләрен җиткерде.