Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

Мин бит авыл баласы

Авыл  һәркем өчен кадерле , изге урын ул. Читкә киткәннәр авылны сагынып гомер итә, шундагы якты хатирәләр белән яши. Шушы якташларны авылдашлар белән очраштыру максатыннан 18 май көнне авылның мәдәният йортында “Мин бит авыл баласы” дип исемләнгән кичә- концерт оештырылды. Үзләренең яшьлек хатирәләрен яңартып, сәхнәдә концерт  номерлары башкарып, күңелле итеп ял итте авылдашлар. Һәр кешенең чыгышы көчле алкышларга күмелде. Фойеда әзерләп куелган фотозоналарда  фотога төшүчеләр күп булды. Элеккеге еллардагы фотолардан үзләрен эзләп табарга мөмкин иде. Кайткан кунаклар да, тамашачылар да кичә- концерттан бик канәгать  калдылар.