Татарстан- туган йортыбыз
Туган як,туган жир,туган нигез…Кеше күңелендә мәңгегә кадерле булып сакланучы төшенчәләр алар.Балаларга шушы кыйммәтләрне житкерү,аңлату максатыннан 16 май көнне “Татарстан-туган йортыбыз”дип исемләнгән тематик сәгать уздырылды.Чара вакытында Татарстаныбызның тарихи урыннары,бай мирасы,анда яшәүче халыклар һәм татар язучылары,шагыйрьләре турында сөйләнде.Китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырылды.