Гаиләм- минем терәгем
Ныклы гаилә – ныклы дәүләт дигән сүз. Гаилә – җәмгыятьнең иң кирәкле бер күзәнәге ул. Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-аналар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче ул.Шушы юнәлештә күп кенә эшләр башкарыла. Язучыларыбыз гаилә, гаилә кыйммәтләре турында бик күп әсәрләр, ә шагыйрьләр бик матур шигырьләр иҗат иткән. “Гаиләм минем терәгем” дигән китап күргәзмәсендә шундый күп кенә китаплар урын алды.