Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

Күпме сагыну, сагыш бу җырларда

9 май. Ул – барыбыз өчен дә изге көн. 1941нче елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышы 1418 көн дәвам итә. Авыр югалтулар һәм җимереклекләр, ачы күз яшьләре белән тулы ул көннәр халык хәтереннән мәңге җуелмас. Сугыш корбаннары берничә дистә миллионнар белән исәпләнә. Безнең илдә сугышның утлы җиле кагылмаган гаилә калды микән? Күпләр дошманга каршы – фронтның алгы сызыгында, кемнәрдер тылда көрәште.Бүгенге көндә авылыбызда тыл ветераннары да берничә генә кеше калды. 8 май көнне мәдәният йортында “Күпме сагыну, сагыш бу җырларда” дип исемләнгән митинг үткәрелде. Митингта мәктәп укучылары, өлкән буын кешеләре катнашты.