Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

Икмәк кадере

Иген игү борын-борыннан иң изге, дәрәҗәле эш саналган.Бабаларыбыз аның билгеле бер йолаларын башкарганнар.Алтын бөртекләрне җир куенына чәчәр алдыннан ,алар әйбәтләп мунча кергәч,иң чиста киемнәрен кигәннәр.Уракка төшәр алдыннан да шулай булган. Бу игенчеләрнең  язылмаган законы булып саналган. Өлкән буын бу турыда белсә дә, балалар аны белмиләр. Шул турыда сөйләү, аңлату максатыннан 3 май көнне Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Икмәк кадере” дип исемләнгән тематик сәгать уздырдылар. Анда авылыбызның  олы хөрмәткә лаек Халикова Равилә апа чакырылды. Ул сугыштан соңгы еллар, балаларның икмәккә дә туймаган чорлары, ул вакытларның авырлыгы  турында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде. Китаплардан өзекләр укылды, фильворд уены уйнатылды.