Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

Саулык- зур байлык

  Саулык – зур байлык. Иртәме-соңмы моның шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. Саулыгының байлык икәненә аны югалтканчы ук аңлаган кеше сәламәтлеген саклау турында алдан кайгырта. Көчле, җитез, акыллы, чиста күңелле, эшкә сәләтле булу өчен барсын да  эшләргә кирәк. Сәламәтлек бөтен кешегә дә бирелгән, ләкин аны ничек сакларга? Менә шул турыда сөйләшү, шәфкать туташының киңәшләрен тыңлау, китаплар белән танышу максатыннан 8 апрель көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Саулык- зур байлык” дип исемләнгән тематик кичә уздырылды. Авылыбызның шәфкать туташы Валиева Ризидә өлкәннәребез белән очрашып авыртуларны булдырмый калу турында  бик күп сорауларга җаваплар бирде.