"Акыллылар- зирәкләр" интеллектуаль уен
2024 ел Татарстан Республикасында фәнни- технологик үсеш елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Явлаштау авыл китапханәсендә “Акыллылар- зирәкләр” дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырылды, үзләренең белемнәрен арттыру максатыннан фикерләү сәләтен үстерүче ярышларда катнаштылар, крассворд сорауларына җаваплар эзләделәр. Шулай ук китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Дөрес җавап бирүче йолдыз белән билгеләнеп барылды.һәм иң күп йолдыз хуҗасы уенның җиңүчесе булды.