Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Төсле бәйрәм" йомырка җыю бәйрәме

1 май халкыбызның зур бәйрәменнән санала. Авылыбызда бу көнне өлкәннәр йомыркалар буяганнар ә балалар аларны күрше- тирәдә яшәүчеләргә, туган- тумачаларга илткәннәр. Бу традиция соңгы елларда онытылып бара иде. Быелгы” Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы" уңаеннан онытылып баручы традицияне яңадан торгызу максатыннан авылыбызда йомырка җыю оештырылды. Өлкәннәр йомыркалар кызартып алдан әзерләнеп тордылар,  балалар такмаклар әйтеп йорт хуҗаларын бәйрәм белән котладылар һәм кызарткан, бизәлгән йомыркалар белән беррәттән конфет, печенье һәм башка күчтәнәчләр балалар сумкасына күчте. Бәйрәм балаларга гына түгел өлкәннәр өчен дә матур чарага әверелде.