Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Искә алыйк изгеләрне" әдәби кичә

  Адәм балалары бу дөньяга вакытлыча гына килә. Шушы әз генә вакыт эчендә ул бик күп эшләр эшләп калдыра. Кемдер зур эшләр белән дан казана, ә кемдер гади генә яшәп, үзеннән соң искә алырлык матур истәлекләр калдыра. Безнең авылыбызда мәдәният өлкәсендә эшләп бакыйлыкка күчкән , шул өлкәне алга җибәрүдә зур өлешен керткән авылдашларыбыз бик күп. Республикабызда игълан ителгән Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын уңаеннан һәм Рамазан ае хөрмәтенә  “Искә алыйк изгеләрне” дип исемләнгән изгеләребезне искә алү мәҗлесе үткәрелде. Чакырылган кунаклар мәдәният йорты, китапханә эшчәнлеге, китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.