Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Тукай безнең күңелләрдә" әдәби музыкаль кичә

 Яз җиттеме, без Тукай белән рухланып яши башлыйбыз. Табигый ки, чөнки аны безгә язлар алып килгән, язлар алып киткән. Үзенең әз генә ятим һәм бәхетсез гомерендә дә ул халыкчан, үлемсез һәм бәяләп бетергесез зур иҗатын калдырган.  Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты илебездәге төрки халыклар арасында искиткеч популяр. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.Г. Тукайның 136 еллыгы уңаеннан Явлаштау авыл мәдәният йортында “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә барышында  балалар Тукайның тормышы, иҗаты белән таныштылар, Былтыр белән  Шүрәле уздырган аукционда катнашып бүләкләр оттылар.  Шигырьләр ятлап килгән балалар  бүләкләргә ия булдылар.