Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Догалы йорт хуҗасы" очрашу

2022 елда  Болгарда Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелә.Шул уңайдан  Изге Рамазан аенда авылыбызның абыстае Халисә апа Галимҗанова белән “Догалы йорт хуҗасы” дип исемләнгән очрашу уздырылды. Халисә апа  ураза тотуның савабы турында сөйләде. Үзенең тормыш,хезмәт  юлы турында да мавыктыргыч әңгәмә оештырды . Балаларда зур кызыксыну уята алган Халисә апага бик күп кенә сорауларга җаваплар да бирергә туры килде.