Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Бер күрешү- үзе бер гомер" очрашу

 25 март- мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәм ел саен 25 мартта билгеләп үтелә.Бу бәйрәм көнендә илнең мәдәни мирасын саклау һәм арттыру өстендә эшләүчеләрне, тормышыбызны баерак һәм матуррак итүчеләрне хөрмәтлиләр. 25 март көнне Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре элеккеге елларда  мәдәнияттә эшләп чыккан  хезмәткәрләр белән "Бер күрешү - үзе бер гомер" дип исемләнгән очрашу уздырдылар.  Мишәбаш мәдәният йорты мөдире Булат Нәҗипов катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм җырлар җырлады. Кичәдә катнашучылар үз эшләренең кызыклы мизгелләрен сөйләделәр, төрле интеллектуаль, музыкаль уеннар уйнадылар.Г. Гәлләмованың “Ялгыз җилкән” китабыннан өзекләр тыңладылар.  Җыр, шигырь,бию, нәфис сүз белән үрелеп барган кичә , эшләгән елларның матур истәлеге булып күңелләрдә озак сакланыр.