Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Хезмәттәшләрем- якын дусларым" очрашу

Мәдәният ул халыкның асылы, аның күңел көзгесе, рухы, гүзәллеге, горурлыгы. Ул матди кыйммәтләр белән бәяләнми, ул күңел кушуы, талант, матурлык өлкәсе. Шушы өлкәдә эшләп киткән кешеләребезне барлап 24 март көнне китапханәнең китап бирү пункты булган Мишәбаш авылында  мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан очрашу уздырылды. Чара матур хатирәләргә, уен- көлкегә бай булды. Үз вакытында авыл халкын уздырылган матур чаралары белән сөендергән хезмәткәрләр бүген дә актив яшәү рәвеше алып баралар. Инде онытылып баручы җырлар, матур шигырьләр яңгыраган кичә истә калырлык күңелле бәйрәм булды дип әйтергә тулы җирлек бар.