Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Хуш киләсең Нәүрүз!"

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн  дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар.  Бәйрәм көннәрендә олылар, әби-бабайлар, өйдә матур киемнәрен киеп, махсус нәүрүз намазларын укыганнар. Гаиләгә, илгә, дәүләт башлыкларына исәнлек, тынычлык, бәхет, зур уңышлар теләп, озак-озак итеп дога кылганнар, хәерле ел килүен сораганнар. Нәүрүз бәйрәмнәре мөселман халкын киләчәккә якты өмет белән карарга өйрәткән, аларга яңа көч-дәрман, дәрт биргән, аларны тормышны яратырга өйрәткән. Шушы борынгыдан килгән бәйрәмне Явлаштау авыл мәдәният хезмәткәрләре 19 март көнне “Хуш киләсең Нәүрүз!” дигән исем астында уздырдылар. Бәйрәм чарасы Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә чыгышы белән башланып китте. Кыш китмәскә теләсә дә Нәүрүзбикә үзенең җылы җилләре, якты кояшы белән елның матур киләсенә , уңышның мул буласына ышныч тудырды. Бәйрәмгә килгән кунаклар, балалар төрле уеннарда катнаштылар. Җыр, бию, шаян сүз зур бәйрәм рухы тудырды. Соңыннан казанда пешкән ботка,кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйланган авылдашларның  күңелләрне тагын да күтәрелде.