Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Китаплар патшалыгында" дәрес- сәяхәт

   Явлаштау авыл китапханәсе 1958 елда Мишәбаш авылында ачылган. 64 ел буена ул авыл халкына хезмәт күрсәтә. Анда тупланган рухи байлыкны балалар, яшьләр шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр дә куллана. Китапханәнең ишекләре һәркем өчен дә ачык.  9 март көнне Явлаштау авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән беректә “Китаплар патшалыгында” дип исемләнгән дәрес- сәяхәт уздырылды. Укучылар китапханәнең тарихы белән таныштырылды, газета-журналлар тәкъдим ителде. Алдан әзерләп куелган сорауларга җавапны табу өчен  укучылар энцеклопедияләр кулландылар. Китап фондының төзелеше белән таныштылар. Ибраһим Газиның “Синең әниең” дигән хикәясе буенча  фикер алыштылар.