"Хатын- кыз күрке- яулык" тематик кичә
Яулык- элек- электән хатын- кызның яратып яба торган баш киеме. Еллар узган саен төсмерләре үзгәрсә дә, модадан төшеп калмый торган кием булып тора ул. Ябу ысуллары да үзгәреп тора, тукымалары да , бизәкләре дә үзгәреш кичерә. Яулык ул матурлык символы да булып тора. 7 март көнне Явлаштау авыл мәдәният йортында язның беренче бәйрәме халыкара- хатын- кызлар көне уңаеннан “Хатын- кыз күрке- яулык” дип исемләнгән тематик кичә уздырылды. “Матурлар” һәм “Гүзәлләр” төркеменә бүленеп төрле ярышларда катнашкан хатын-кызлар төрле ярышларда көч сынаштылар. Яулык яптыру, шигырь чыгару, мода күрсәтү буенча ярышларда ике төркем бер- берсеннән калышмады. Уздырылган чара тамашачы күңеленә хуш килде.