Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Яулыгым- йөз аклыгым" күргәзмә

Яулыклар, шәлләр, косынкалар, шарфлар… Никадәр төсләр, никадәр тукымалар төрлелеге! Хатын-кыз иңнәрендә алар ничек матур булып күренәләр! Һәрбер хатын-кызның башларын, иңнәрен җылытып, матурлап безнең тормышыбызга ямь биреп торалар алар. Яулыкларда татар халкының тарихы да чагыла.Шул тарих белән танышу, аңа багышланган  җырлар, шигырьләрне өйрәнү максатыннан Явлаштау авыл китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре  Болгарда Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы , Россиядә “Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау”елы уңаеннан 5 март көнне “Яулыгым-йөз аклыгым” дип исемләнгән күргәзмә эшләделәр. Күргәзмәгә куелган 115 яулык арасында  бик борынгыдан калган тарихи яулыклар да урын алды һәм күп кешедә зур кызыксыну уятты.