Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Әниемә -бүләгем" кул эшләре конкурсы

8 Март-якты, күңелле бәйрәм якынлаша. Күңел җылыңны кушып ясалган бүләк, әниләр өчен иң кадерле, зур кыйммәткә ия булган бүләк ул.  Бу чын сюрприз булачак, анда җан җылысы салынган, яраткан әнинең ни дәрәҗәдә кадерле булуының иң яхшы дәлиле. Әнигә игътибар үзе дә күңелле булачак, хәтта иң гади, әмма үз куллары белән ясалган гади генә бүләк тә рәхмәт хисләре уята. 8 март – халыкара хатын- кызлар бәйрәме алдыннан Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "Әниемә бүләгем"дип исемләнгән кул эшләре конкурсы үткәрелде. Балалар яраткан әниләре өчен чәчәк бәйләмнәре ясадылар. Үз куллары белән әзерләнгән бүләкнең әни һәм әби өчен иң үзенчәлекле , кадерле буласын белеп, балалар зур тырышлык куйдылар.