Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Сыналган язмышлар" очрашу

  "У войны не женское лицо" проекты кысаларында бүген,Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре сугыш чоры баласы,үз гомерендә бер мәртәбә дә әти сүзен әйтә алмаган,әнисенә бер бала булып,тормышның бар авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән Әминә апа Сабирҗанова янында булдык.Ул сугыш урлаган балачагы турында,әти дип әйтергә тилмереп яшәгән авыр чорлары турында сөйләде.18,22 яшьлек улларын югалту ачысын да кичерде ул.Әфганстанда хезмәт итеп кайтып,үз гаиләсен корган Әмирҗанның 43 яшьтә якты дөньядан китүе дә кайгы өстенә кайгы булып өелә Әминә апага.Шушы авырлыкны җиңәргә көчне ул китаплардан таба.Китапханәнең иң актив китап укучысы дүрт ай буе урын өстендә ятса да газета журналлар укудан туктамады. Сугыш китергән авырлык мине гомерем буе озата барды дип сүзен төгәлләде Әминә апа.