Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Бизәкле дә, хикмәтле дә туган тел" интеллектуаль викторина

 Бүген ,21 нче февраль- һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Әниләребездән бишек җырлары ишетеп, әкиятләр тыңлап үскәнгә туган телебез бик якын һәм кадерле ул.  21 февральдә барлык  җәмәгатьчелек  Халыкара   туган тел көнен билгеләп үтә. Ел саен бу көнне без   укучыларыбыз өчен  кызыклы һәм файдалы чаралар оештырабыз.  Бүген, 21  февраль көнне “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел “ исемле интеллектуаль викторина уздырдык. Укучылар ике командага “Сөембикә варислары” һәм “Тукай оныклары” төркемнәренә  бүленеп  ярыштылар. Викторина сораулары уеннар белән үрелеп барды. Алар үзләренең көчләрен табышмаклар чишү, әкияттән өзекләрне тыңлап, нинди әкият икәнен әйтү, мәкальләрнең  дәвамын  эзләп табу, телебездәге матур, ягымлы сүзләрне кемнәр күбрәк белә, шул өлкәдә ярышу кебек бәйгеләрдә көч сынаштылар.   “Сөембикә варислары” җиңде.  Ахырдан барыбыз да Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкарып таралыштык.   Шунысы сөендерә, балалар үз туган телләренең  җәүһәр мирасы булган  мәкальләрне, табышмакларны, әкиятләрне күп беләләр икән.  Димәк, әле безнең  киләчәгебез өметле, туган телебез яшәячәк дигән сүз..