Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Кошларга ярдәм итик" экологик сәгать

 

 “Кошлар- канатлы дуслар”дип без бәләкәйдән кошларны үзебезнең дусларга тиңләп үстек. Авыр чакта дусларга ярдәм дә итә белергә кирәк. Кышның салкын айларында аларга азык табу авырлашкан вакытта җимлекләр кую- бу безнең бурычыбыз. 17 февраль көнне Явлаштау авыл китапханәсе район үзәк китапханәсе тәкъдим иткән “Кошларга ярдәм итик” акциясенә кушылып, шул ук исемдә экологик сәгать уздырдылар.Безнең якларда кышлаучы кошлар турында, аларга җимлекләр кую мөһимлеге турында сөйләнде. Ясаган җимлекне элдек. Озак та тормый, азык исен сизеп песнәкләр күренде. Бу акциягә авылдашларыбыз да кушылды.