Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Җиденче хис" күңел ачу чарасы

 14 февраль көнне Явлаштау авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә гашыйклар көне уңаеннан “Җиденче хис” дип исемләнгән күңел ачу чарасы уздырылды. Уен башында бу датаның ничек, кайдан килеп чыгуы турында мәгьлүмат бирелде. Чарада катнашучылар 7 кыз һәм 1 егет 7 турдан торган уенда катнашып, барлык турларны уңышлы үттеләр. Алар мәхәббәт турында шигырьләр сөйләделәр, үзләре дә яздылар, җырлар җырладылар. А. Әхмәтгалиеваның “Синең өчен яшим” китабыннан өзек тыңладылар.Соңыннан иң бәхетле пар игълан ителде. Һәр катнашучыга бүләкләр бирелде.