Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Афганистан минем күңелдә" очрашу

    Әфганистан…Күпме кешеләрнең кояшлы көннәрен, тыныч төннәрен урлаган, күпме кешеләргә кайгы китергән.Безнең авылдан  бу  илдә 5 егеткә хезмәт итәргә туры килә. Барысы да хәрби бурычларын үтәп,  исән- сау авылыбызгы әйләнеп кайталар. Ләкин  икесе инде арабызда юк. 11 февраль көнне “Әфганистан минем күңелдә” дигән очрашуга  авылыбызда төпләнеп калган  Газизуллин Мөнир безнең белән очрашуга килде. Ул үзенең солдат тормышын,  Әфганның эссе җилләрен, салкын кышларын, хәтерендә калган вакыйгаларны сөйләде. Ринат абый Шамилов Әфганистанның халкы, аларның көнкүреше турында чыгыш ясады. “Әфганистан һаман күңелдә” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.