Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Иман нуры иңсен күңелләргә" күргәзмә

9 февраль көнне Явлаштау авыл мәдәният йорты фойесында  Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында “Иман нуры иңсен күңелләргә” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә ислам диненә кагылышлы китаплар, түбәтәйләр,тәсбихлар, намазлыклар урын алды. Авылыбызда элек- электән динле халык яшәгән. Районыбыздагы бердән- бер манарасы киселми калган мәчете булу шуның дәлиле булып тора.1925 елда янгын нәтиҗәсендә мәчетебез янып бетә. Авыл халкы һәрбер йорттан берәр бүрәнә җыеп мәчетне аякка бастыра.Күргәзмәгә куелган  70 еллык тарихы булган намазлык халкыбызның динебезгә булган олы хөрмәтен тәсфирлый.