Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Толерантлык турында сөйләшәбез" тәрбия сәгате

8 февраль көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Толерантлык турында сөйләшәбез” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Балаларга толерантлы булуның нәрсә аңлатуы, толерантлы кешенең нинди сыйфатларга ия булуы турында сөйләнде. Балалар үзәрендә булган сыйфатларны язып ак конвертка салдылар, тискәре сыйфатларын язып кара конвертка салып, алардан мәңгегә котылыйк дип, ябыштырып куйдылар. Сыйныф җитәкчесе Балтачева Рәмзия Англия  турында, андагы халыкның үзара мөнәсәбәте турында сөйләде. Бер беребезне аңлап, дус, тату булып яшәүгә ни  җитә дип чарабыз төгәлләнде.