Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Интернеттан файдалана беләбезме?" информацион сәгать

Явлаштау авыл китапханәсендә “Куркынычсыз интернет” кысаларында укучыларда интернет, аннан алган мәгълүмәт белән дөрес куллану культурасын тәрбияләү максатыннан  “Интернеттан файдалана беләбезме?” дип исемләнгән информацион сәгать уздырылды. Һәркемгә билгеле булганча интернет зурлар өчен генә түгел, балалар өчен дә төп ярдәмче булып тора.Биредә алар үзләренә кирәкле мәгълүматны таба ала. Ләкин аның тискәре яклары да юк түгел.  Укучыларга интернетны дөрес итеп куллану турында киңәшләр бирелде, “Куркынычсыз интернет” дип исемләнгән башваткыч чишелде.”Көмеш кыңгырау” газетасыннан А. Гыймадиевның “Интернетта- Альф» дигән хикәясе укылды. Балаларга  Э. Сафинаның “Телефон кызык итте”.”Әдәби марафон” дигән шигырьләре тәкъдим ителде. Чара интернет челтәреннән файдалануның төп кагыйдәләрен гомумиләштерү белән тәмамланды.