"Чисталыгым- саулыгым" балалар иртәсе
Безнең максатыбыз балалар бакчасында тәрбияләнгән балаларны китап укуга тарту, табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү, әдәп-әхлак тәрбиясе бирү. Шул максат белән бүген, 2 февраль көнне китап бирү пункты булган Мишәбаш авылы “Тюльпан” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Чисталыгым -саулыгым” дип исемләнгән балалар иртәсе уздырылды. Чисталык атналыгының дәвамы итеп уздырылган чара барышында Җ. Тәрҗеманов, Җ. Дәрзаман, Б. Садретдинов, Г. Морат шигырьләре аша балаларга әдәп- әхлак кагыйдәләре аңлатылды.Хәрәкәтле уеннар аша физик күнегүләрнең мөһимлеге аңлатылды.