Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Хыялдан- чынбарлыкка" иҗади күргәзмә

Иҗат- кешенең күзаллавы һәм акыл эшчәнлеге нәтиҗәсе. Иҗатта кешенең хисләре, уй- фикерләре чагыла. Иҗади сәләт һәрбер кешедә бар, кемдер аны белмичә йөри, кемдер аны кулланмый. Ә безнең авылыбыз кызы Гайфутдинова Диана үзендә булган сәләтне балалар бакчасында йөргән вакыттан сизә. Ул матур итеп песи, куян, эт рәсемнәрен ясап иптәшләренә бүләк итәргә ярата. Китапханәдә аның бик күп рәсемнәре тупланып килә. Ул сәләтен арттыру өстендә эш алып бара. Китапханәнең актив китап укучысы,  узган чараларда актив катнаша ул. Январь аенда мәдәният йортының фойесында Диананың “Хыялдан- чынбарлыкка” дип исемләнгән иҗади күргәзмәсе бик күп кешеләрне сокландырды.