Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Авылымда минем язмышым" очрашу кичәсе

Авылыбызда гомерен авыл белән бәйләп, шунда эшләп, балалар үстереп, олыгайган көнендә дә бәхетле гомер кичерүче кешеләр бар. Аларны туган җирендә үз бәхетен табучылар дияргә була. Менә шундыйлардан 40 ел гомерен фермада сыер сауган Халикова Равилә апа белән 20 январь көнне  “Авылымда минем язмышым” дип исемләнгән очрашу уздырылды. Ул сугыш чоры баласы. 14 яшеннән  фермага эшкә килә. Бөтен эш кул белән эшләнә торган авыр чорларны кичерсә дә язмышыннан зарланмый. Сөйләгән сүзләреннән эшен яратып башкарганы сизелеп тора. Мәктәптә укыган чорларын да хәтерендә яңартты ул. Балаларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Китапханәнең иң күп китап укучысы да ул. Балаларга да күп укырга, белемгә омтылырга, туган җирне яратырга кирәклеге турында үзенең киңәшләрен бирде.