Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Минем әти- иң яхшы әти" кичә- конкурс

16 октябрь көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Минем әти- иң яхшы әти” дип исемләнгән кичә- конкурс үткәрелде. Кичәдә катнашучы Ахметовлар һәм Шамиловлар бу матур бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Галиева Айзилә әтиләргә бүләк итү өчен төсле кәгазьдән бүләк- күлмәк ясау буенча мастер- класс күрсәтте. Үз куллары белән ясаган бүләк әтиләргә аеруча ошады. Гаилә газетасы чыгарганнан соң гаилә традицияләренә багышланган башваткыч чиштеләр, җырлар җырладылар. Вакытны файдалы һәм күңелле итеп уздырган гаиләләр яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.