Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Гаиләбез белән укыйбыз" семейный библиосундук

Китап укуга караш, кызыксыну гаиләдән башлана. Чөнки бала иң беренче китабын өйдә әти- әни кулында күрә.Беренче әкиятләрне дә әти- әни авызыннан ишетә. Әгәр дә гаиләдә китап еш кулга алынса рухи бердәмлек, тынычлык һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Шушы асыл сыйфатларны туплаган гаиләләр белән 13 октябрь көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Гаиләбез белән укыйбыз” бип исемләнгән чара уздырылды. Өч гаилә катнашкан кичәдә әкиятләр укылды рәсемнәр , көзге сары яфраклардан композицияләр ясалды, гаилә традицияләренә кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр. Гаилә белән уку өчен эшләнгән “Гаиләм- җылы оям” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Җырлар җырладылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Чара күңелле һәм кызыклы үтте.