Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Чын күңелдән" әдәби музыкаль кичә

Һәркемнән үзенең беренче укытучысы, яраткан укытучысы һәм гомүмән үзен укыткан укытучылар турында бары тик җылы сүзләр генә ишетәсең.Бу мактаулы һөнәр ияләренең хезмәте авыр булса да мактаулы. Нәкъ менә шушы укытучылар илебезнең  булачак күренекле кешеләренә беренче мәртәбә язарга, укырга, санарга өйрәтә. Игелекле хезмәт кешеләрен хөрмәтләү максатыннан 5 октябрь- укытучылар көне уңаеннан “Чын күңелдән” дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды. Кичәгә хәзерге вакытта мәктәптә балаларага белем бирүче һәм пенсиядәге укытучылар чакырылды. Кунакларны бәйрәм белән котлап изге теләкләр җиткерелде. “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышканнан соң төрле уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Бәйрәм чарасы барлык катнашучыларның да күңелләренә хуш килде.