Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Монда туып, монда үсмәсәм дә" очрашу кичәсе

Бүген,13 август көнне Явлаштау авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Монда туып,монда үсмәсәм дә" дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрделәр.Авылыбызга  35 ел элек Олы Нырты авылыннан килен булып килгән Балтачева Оркыя апаларда булдык.Оркыя апа һәм Шәкүр абый  балалар белән күңелле әңгәмә кордылар.Балаларның җәй көне ял иткән башларын эшләтү өчен кызыклы сораулар бирделәр,үзләре эшләгән чорда кулланылган чутлау җайланмалары турында сөйләп балаларда кызыксыну уяттылар.Шау чәчәктә утырган ишек аллары, мул уңышлы җиләк –җимеш бакчалары буйлап йөргәндә бу гаиләнең тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел. Бу авылда туып үсмәсәм дә Явлаштау минем өчен кадерле,җанга якын җиргә әйләнде дип төгәлләде сүзен киң күңелле хуҗабикә һәм балаларны чәй табынына дәште