Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Ул елларны ничек онытасың" хәтер көне

Ул елларны ничек онытасың,-
Ил язмышы кылыч йөзендә.
Ир егетләр китте яу кырына,
Алып көче тоеп үзендә...
Сугыш... Нинди авыр, кәһәрле шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...
Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Бу коточкыч вакыйгалар башка бервакытта да кабатланмасын, илебезнең күге гел тыныч булсын, дип башланып китте 22 июнь көнне уздырылган “Ул көннәрне ничек онытасың” дип исемләнгән кичә. Балалар авылыбызның тыл ветераннары, аларның тылда эшәгән батырлыкка тиң хезмәтләре турында һәм сугыш турында шигырьләр тыңладылар.