Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Милли бәйрәм Сабантуй"

 Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Бу бәйрәм  ерак гасырларда яралып, буыннардан-буыннарга күчеп, үзенең асылын югалтмыйча, безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән олы бәйрәм ул.Бәйрәмгә һәркем үзенчә әзерләнә . Саба үзәк китапханәсе игълан иткән намазлык чигү конкурсына җибәрелгән  Сөләйманова Гөлсәрия һәм Ваисова Ризидә апаларның  намазлыклары икенче һәм өченче урыннарны алды. Һәм алар чигү буенча  мастер класс күрсәтергә  районыбызга сабантуй мәйданына чакырылдылар һәм бүләкләү тантанасында катнаштылар.